28.05.2026
5
Сине күрдем чишмә буйларында,
Болыннардан кайтып барышлый.
Без кавышып, гомер юлларында
Яши алырбызмы ялгышмый?..
"Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син,
"Синсез, - дидең,- миңа күңелсез...
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?"
Иртән, кичен һаман уйларымда,
Күз алдымнан йөзең югалмый.
Очрашмыйча торган чакларымда
Йөрәккәем тынгы табалмый...
"Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син,
"Синсез, - дидең,- миңа күңелсез...
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?"
Кәгазь, каләм- минем кулларымда;
Җырларымны сиңа багышлыйм...
Гомерлеккә үкенечкә калма,
Күп тиң парлар никтер кавышмый...
"Гомерлеккә ярым бул?"- дидең син,
"Синсез, - дидең,- миңа күңелсез...
Көтмәгәндә әгәр бер югалтсам,
Яши алырмынмы мин синсез?"

Комментарии