Өлеңдер сөздерi / текст песни
Вәсилә Фәттәхова - Вәсилә Фәттәхова - Ялгыз миләш | Текст песни

23.06.2023
81
Кышкы урман аша юлым,
Тирә-ягым тып-тыныч.
Тантаналы тынычлыкта
Артта гына куркыныч.-2р.

Күзем төште бер җиргә,
Тукта, анда кем тора.
Туңган дөнья уртасында
Ялгыз миләш утыра.-2р.

пр.: Ялгыз миләш янып тора,
Ялгыз миләш,-2р
Күзләремдә кан яше.
Кемнәр өчен елый икән,-2р
Ялгыз миләш тәлгәше.-2р

Әллә мине табалмаган,
Әллә сине югалткан.
Миләш телен белмәем шул,
Аңламас шул, юатсам.-2р.

Гомеремнең бер мизгеле-
Урман аша юл үтте.
Туңып барган йөрәгемне
Ялгыз миләш җылытты.-2р.

пр.: Ялгыз миләш янып тора,
Ялгыз миләш,-2р
Күзләремдә кан яше.
Кемнәр өчен елый икән,-2р
Ялгыз миләш тәлгәше.-2р

Комментарии: