Өлеңдер сөздерi / текст песни
Татарские частушки - Татарские частушки - Уфа-Казан юлдары- | Текст песни

23.06.2023
33
Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк? – 2р
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк!
Ай җаный, вай җаный,
Сандугач теле кирәк.

Уфа – Казан юлларының
Баганалары чыршы. – 2р.
Башларыңа моңнар төшсә
Сез дә булырсыз җырчы. – 2р.

Безнең урман куе урман,
Карап үтәргә кирәк.-2р
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең якларда сирәк.-2р

Әй май үтә, май үтә,
Май үтә дә, җәй җитә.-2р
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.-2р.

Комментарии: