Өлеңдер сөздерi / текст песни
Татарча бишек жыры - Татарча бишек жыры - Элли-Бэлли итер бу | Текст песни
Әлли-бәлли итәр ул,
Мәдрәсәгә китәр ул;
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр ул.
Йокла, йокла, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Әлли бәлли көйләрмен
Хикәятләр сөйләрмен
Бәхетле бул диярмен
Синең төләкне төләрмен
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, син, син, син!
!
Комментарии: