Өлеңдер сөздерi / текст песни
ТАТАР ХАЛЫК ЖЫРЫ - ТАТАР ХАЛЫК ЖЫРЫ - Балан минус | Текст песни

23.06.2023
61
Көзге урман, сары ялан...
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан —
Каерып сындыралар.

Әнкәй, күңелем елап кала:
"Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар..."

Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
"Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам."

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
"Авыр чаклар бик күп була —
Түзәргә кирәк, балам..."

Комментарии: