Өлеңдер сөздерi / текст песни
♥Салават Фатхетдинов (24 сезон) - ♥Салават Фатхетдинов (24 сезон) - Матур итеп яшик♥ | Текст песни

23.06.2023
37
Йөрдем әле теге дөньяларда
Төшләремдә генә булса да.
Бер ягымда җәннәт йо рты,
Икенчедә – тәмуг уты.
Ә мин калган икән уртада.

Кушымта:
Теге дөнья керде төшләремә.
Сабаклары җитәр гомергә.
Дөньяларда кирәк икән лә шул
Матур итеп яши белергә.

Игелекләр, гөнаһларны минем
Үлчәүләргә булеп өйделәр.
Тынымны да алмый көтәм,
Кайсылары басар икән?
Әй, кыен сон шушы мизгелләр.

Кушымта

Басып торам үлчәү алларында.
Белмимен дә ниләр уйларга.
Беркем килми нихәл диеп,
Бөтенесе минем кебек.
Өметебез бары Ходайда.

Кушымта

Комментарии: