Өлеңдер сөздерi / текст песни
Мэктэбем минус 8917438 4827 - Мэктэбем минус 8917438 4827 - Эльвина Хайруллина | Текст песни

23.06.2023
35
Мәктәбем

1 Дус ишләрне табарга,
Ак тасмалар тагырга,
Матур итеп язырга
Акбур белән тактага.

Кушымта: Мәктәбем, мәктәбем,
Өйрәтәсең барсына.
Соңга калмый барсам
Һәм тырышсам аз гына.

2 Хәрефләрне танырга,
Укырга һәм санарга,
Кушып,алып,бүлергә
Әллә нинди саннарга.

Кушымта.

3 Кемнәр яшәгән җирдә,
Сөйләшкән нинди телдә?
Якты була ник көндөз,
Йөлдыз яна ник төнлә?

Кушымта.

4 Белем алырга барам,
Мин бердә соңга калмам.
Авыр булса да фәннәр
Икеле, берле алмам!

Кушымта.

Комментарии: