Өлеңдер сөздерi / текст песни
Ирек Нугуманов - Ирек Нугуманов - Тыуган ауылым | Текст песни

23.06.2023
93
Туган авылым минем,
Куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
Һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым.

Инеш буең ямьле,
Суларың да тәмле,
Җилләрең дә назлы, ягымлы.
Айлы кичләрең дә
Әле исләремдә, —
Яратам мин туган ягымны.

Яланнарың иркен,
Авылымның күрке —
Сызылып аткан алсу таңнарың,
Һаман синдә күңел,
Онытырлык түгел
Сайрар кошларыңның моңнарын.

Комментарии: