23.06.2023
72
© әхмәт рәшитов - ильяс зиннуров

зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
йөрәгеңдә нинди утлар яна?
- уйларыңны килә беләсем.

зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
яшел болыннардан үтәсең.
болын чәчәкләрен җыя-җыя,
кемне болай сагынып көтәсең?

зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
хәтерләтә аяз күкләрне.
нинди иркә сүзләр ачар икән
күңелеңнең серле бикләрен?!

Комментарии