Өлеңдер сөздерi / текст песни
Илдар Хәкимов - Илдар Хәкимов - Син бәхетле булсын өчен | Текст песни

23.06.2023
56
http://vk.com/urazova_khakimov

1. Төссез генә барган тормышымны
Алсу гөлгә күмеп килдең син.
Шат елмаеп чыккан кояш кебек
Ходай биргән бәхет идең син.

КУШЫМТА:
Син бәхетле булсын өчен генә,
Әйт, җаныем, нишли алам?
Сине саклап, назлап яшәргә дип,
Мәңгегә янәшәңдә калам.

2. Нинди ләззәт җитә бу дөньяда
Сөйгәнеңнән сөелеп яшәргә.
Ни кадәр көч-куәт бирә миңа
Барлыгыңны белеп яшәү дә.

3. Киңәшчем дә, якын дустым да син,
Иң кадерле газиз кешем дә.
Матурлыкны тоя белер өчен
Мәхәббәте кирәк кешегә.

Комментарии: