Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гузэл Уразова - Гузэл Уразова - Гузэл Бакча | Текст песни

23.06.2023
43
Туган авылым балачагым кебек
Һәрчак төшләремә керәсең,
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Кайткан чакта юлларыма чыгып
Ак каеннар каршы алалар,
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Кайтыйм әле тагын авылыма,
Алсу таңнар сызылып атканда
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Комментарии: