Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гузэл Уразова - Гузэл Уразова - Аклансын изге хыяллар | Текст песни

23.06.2023
41
"Гүзәл дөнья, серле дөнья,
Дөнья түгәрәк!"- диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Киң күңелгә бар да сыя,
Яхшы булгач ниятләр.
Парлы тормыш матурлана,
Булса күркәм гадәтләр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Җырлар тыңлап кем моңлана?..
Ярсыз, парсыз күңелләр...
Үз илендә ялгызлар да,
Юк!.. Бәхетсез түгелләр!

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Комментарии: