Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова - Гүзәл Уразова - Сөю нуры | Текст песни

23.06.2023
27
СӨЮ НУРЫ.

Марат Мухин көе.
Гөлсәрвәр сүзләре.

Сизәсеңме икән үзең шуны?..
Мин әйтмичә генә яратам...
Җиткәндә дә гомерләрнең соңы,
Син булырсың минем йөрәктә...

Кушымта:

Сөю нуры безне кавыштырды,
Гомерлеккә ярың булдым синең.
Йөрәгемнең көчле яратуы;
Сиңа тиңнәр булмас минем өчен.

Беләсеңме икән, сөю нуры
Миңа сине генә уйлата...
Безнең яшәешнең якты таңы:
" Сез бәхетле!"- диеп уята.

Кушымта.

Үтеп кенә тора еллар саны...
" Кайтмас инде!"- диеп санама?..
Гомер күпме, белеп булмый аны...
Сөю нуры безне ташлама?!.

Кушымта.

20 июнь 2006 ел.
КАЗАН.

http://vkontakte.ru/club3524919

Комментарии: