Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова - Гүзәл Уразова - Парлы үтсен гомерләр | Текст песни

23.06.2023
52
ПАРЛЫ ҮТСЕН ГОМЕРЛӘР

Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.

"Гүзәл дөнья, серле дөнья,
Дөнья түгәрәк!"- диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.

Кушымта:
Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Киң күңелгә бар да сыя,
Яхшы булгач ниятләр.
Парлы тормыш матурлана,
Булса күркәм гадәтләр.

Кушымта.

Җырлар тыңлап кем моңлана?..
Ярсыз, парсыз күңелләр...
Үз илендә ялгызлар да,
Юк!.. Бәхетсез түгелләр!

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Комментарии: