Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова - Гүзәл Уразова - Нигә болай ашкынасың, йөрәк | Текст песни

23.06.2023
32
НИГӘ БОЛАЙ АШКЫНАСЫҢ, ЙӨРӘК?

О.Усманов көе.
Гөлшат Зәйнәшева сүз.

Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?

Кушымта:
Биек тауга менеп бер җырладым,
Сахраларга китте тавышым.
Сахраларга китсә дә тавышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Үтә яшьлек, зая үтә яшьлек,
Минем йөрәк шуңа ярсыды.
Сөйгән ярым белән бу аерылу
Яшьлек белән саубуллашудыр.

Кушымта.

Зәңгәр күккә карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Утлар булып чыкса да сулышым,
Басмады йөрәк сагышын.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Комментарии: