Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова - Гүзәл Уразова - Күзләр генә | Текст песни

23.06.2023
41
Күзләремне күзләреңнән
Ала алмыйм нигәдер.
Юкка түгел,бөтен сере
Яратканга күрәдер.

Кушымта:

Күзләр генә,күзләр генә
Ярата да ярата...
Башка берни кирәк түгел
Мәхәббәткә карата...

Күзкәйләрең ай-һай матур,
Елмаюың сөйкемле.
Гомерем буе карасам да,
Бердә туймам шикелле.

Кушымта.

Күзләреңнән күзләремне
Ахрысы ала алмам.
Гомерем буе эзләсәм дә,
Мондый күзләр табалмам.

Комментарии: