Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова - Гүзәл Уразова - Исән генә йөр, кадерлем | Текст песни

23.06.2023
33
ИСӘН ГЕНӘ ЙӨР, КАДЕРЛЕМ

Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын.
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың.

Кушымта:
Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.

Һәр иртәне башлыйк матур сүздән
Карашлардан аңлап серләрне,
Бер-береңә назлар бүләк итеп
Үткәрик лә яңа көннәрне.

Кушымта.

Синең кебек гүзәл кешене мин
Күпме эзләсәм дә таба алмам.
Аңлыйм синең чиста хисләреңне,
Яннарыңнан китеп югалмам.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919

Комментарии: