Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова - Гүзәл Уразова - Яратып карасаң | Текст песни
http://vk.com/urazova_khakimov
(Г. Миңгалиев көе, Р. Арсланова сүзләре)
1.Әгәр бик-бик теләсәң,
Күктән бәхет яңгырын коярга була ул.
Көзге салкын төннең дә
Бик назлы икәнең тоярга була ул,
Яратып карасаң.
КУШЫМТА:
Яратып карасаң,
Яратып карасаң,
Бар дөнья да матур ул.
2. Җан сөйгән ярны гына
Чын йөрәктән сөеп иш итеп була ул.
Сап-салкын боз эчендә
Кап-кайнар йөрәкне ишетеп була ул,
Яратып карасаң.
3. Бәхеттән шашканда да
Татлы күз яшенә чыланып була ул.
Болытка качып кына
Елмайган кояшта җылынып була ул,
Яратып карасаң.
Комментарии: