Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким... - Гүзәл Уразова һәм Зөлфәт Хәким... - Хәерле юл (live, Татар җыры 2009)... | Текст песни
ХӘЕРЛЕ ЮЛ
Зөлфәт Хәким көе һәм сүзләре.
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...
Бу дөньяда юллар авыр, түземле бул.
Керфегеңә төшеп кунган ак кар бөртекләренең
Күз яшенә әверелгән мизгеле бу.
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Инде кабат сине миңа китермәс ул.
Тау артында котылгысыз янып калган шәфәкъ булып,
Мәхәббәтнең әкрен генә сүнүе бу.
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Офыклардан офыкларга сузылган ул.
Икебезгә язмыш биргән бәхет татлы бер мизгелнең
Мәңгелектән мәңгелеккә китүе бу.
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...
http://vkontakte.ru/club3524919
Комментарии: