Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Куллар биреп саубуллашмыйк | Текст песни
Куллар биреп саубуллашмыйк
Очрашулар була кыска,
Ә җыр иле мәңгелек.
Җыр яшәсә йөрәкләрдә,
Җиңәр җирдә изгелек.
Кушымта:
Куллар биреп саубуллашмыйк
Аерылмаска озакка.
Моңнар араларны бәйләр,
Без китсәк тә еракка.
Күңелләрне җыр ташытыр,
Язгы җил исмәсә дә.
Хисләр гөлбакчада йөзә
Бураннар тынмаса да.
Кушымта.
Йөрәкләр сына алалар
Яра агымында калып.
Яшик әле дөньяларда
Сайрашып кына, янып.
Кушымта.
Комментарии: