Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гульназ Султанова - Гульназ Султанова - Иртэнге манзара | Текст песни

23.06.2023
64
Үзәкләрне өзеп сайрый бер кош
Әллә йокларга да оныткан
Ишеп-ишеп моң яңгыры ява
Күңел дигән иркә болыттан.
Кунар талың дөрес сайладыңмы?
Бик бәхетле кебек тавышың
Әллә син дә ихлас моңын белэн
Яшермәкче йөрәк сагышын.

Ниләр генә уйлап сайрасаң да
Ял бирәсең, кошым, җанымы
Җырларымны иңгә канат итеп
Очасылар килә яныңа.

Зирәк кошым, тыныч тирәк кенә
Тырышасың диләр сайларга
Бәхеткә күмелеп бар дөньяны
Һәр күңел дә язсын сайрарга.

Комментарии: