Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гульназ Асаева - Гульназ Асаева - Сусау. С.Садыкова,С.Хаким. | Текст песни

23.06.2023
54
Күңелгә минем, туган як,
Бигрәк тә якын шул син.
Кырларың өстеннән искән
Җилләргә хәтле сусыйм.

Тезләнәм чишмәләреңә,
Бетми тик сусау гына.
Мин бәхетле бары тик син
Бәхетле булсаң гына.

Ник болай сагышлы иттең,
Бу кадәр мине соң син?!
Аерылып бер көн дә узмый,
Яңадан сиңа сусыйм.

Ник болай гомерем буена
Бетмәгән сусау икән?
Сусаудан янган күңелгә
Су салып торсаң икән.

Комментарии: