Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гульнара Тимержанова - Гульнара Тимержанова - Тэрэзэмне боз каплады | Текст песни

23.06.2023
68
Тәрәзәмне боз каплады
Кышка керәм ялгызым.
Боздан ясалган чәчәкләр
Бүләк итә язмышым.

Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел, ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.

Боздай салкын чәчәкләрне
Тыным белән эретәм.
Җылыга түзми, боз эри,
Ә син эрерсең микән?

Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел, ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.

Сагыш белән тулы күңелем
Үкенү хисе чиксез.
Салкын чәчәкләргә карап
Өзгәләнәм мин синсез.

Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел, ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.

Комментарии: