Өлеңдер сөздерi / текст песни
Гареев Марат - Гареев Марат - Каенлы юл | Текст песни

23.06.2023
75
Каенлы юл
Зиннур Сафиуллин көе
Нур Әхмәдиев сүзләре

Куш каенлы юлдан китте,
Чукларын сыйпап үтте.
Үкенеч шул — өзелеп-өзелеп
Сөйгәнне белми китте.

Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз.
Нигә инде бу юлы да
Җибәрми калмадыгыз?

Хат язармы, язмас микән,
Кайтырмы, кайтмас микән?
Ул кайтмаса, сандугачлы
Таңнарым атмас бүтән.

Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз.
Нигә инде бу юлы да
Җибәрми калмадыгыз?

Куш каенның чукларына
Кыраулар төшәр инде.
Ялгыз йөрәк сагынудан
Бәгърем нишләр инде?

Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз.
Нигә инде бу юлы да
Җибәрми калмадыгыз?

Комментарии: