Өлеңдер сөздерi / текст песни
Эльнар Сабирзянов - Эльнар Сабирзянов - Туган жирем - Татарстан | Текст песни

23.06.2023
73
Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Комментарии: