Өлеңдер сөздерi / текст песни
Азалия - Азалия - Ай тотылган кичтә | Текст песни

23.06.2023
50
Ай тотылган кичтә
Ялгыштымы әллә,
Адаштымы синең уйларың?!.
Көтмәгәндә генә
Авыр сүз әйткәндә
Ниләр генә икән уйладың?..

Кушымта:
Ай тотылган кичтә,
Авыр сүзләр белән
Барысын да сызып ташладың...
Ай тотылган кичтә,
Белмим, нигә икән,
Җавап итеп сүзләр тапмадым?..

" Кичер мине?"- димә,
Нечкә күңелемдә
Әйткән сүзләреңне сакладым...
Миңа үпкәләмә,
Күпме үтенсәң дә,
Әле сине аклый алмадым...

Кушымта

Уйлар- үткәннәрдә,
Ямьле мизгелләргә
Хәтер буйлап китәм сагынып...
Сине киләчәктә
Гафу итсәм иде,
Үпкәләүләремне онытып.

Кушымта

Комментарии: