Өлеңдер сөздерi / текст песни
Асаф Валиев - Асаф Валиев - Аерылмагыз | Текст песни

23.06.2023
66
Су буенда ялгыз аккош
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сәбәпләре
Канатларны каера ул
Аерылу сәбәпләре

Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да
Бездә бергә булалмабыз
Сулар үргә акса да

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем,
Нигә соң бергә чакларның
Белмибез кадерләрен.

Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда
Бер ялгызымны калдырма
Мәхәббәт утларында

Талларга барып сөялдем,
Белмәдем бөгеләсен.
Белмәдем талларга карап,
Үзәгем өзеләсен.

Комментарии: