Өлеңдер сөздерi / текст песни
Алсу Хисамиева - Алсу Хисамиева - Миләшләрем | Текст песни

23.06.2023
32
Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем -
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр.
Әйтегезче, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?

Миләшләрем тибрәләләр
Әкрен искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Комментарии: