Өлеңдер сөздерi / текст песни
Э.Хамматова - Язмышларны булмый үзгәртеп
29.05.2026
5
Сәгать теле туктаса да,
Вакыты туктап тормый.
Сәгатьләрне дөреслисең,
Язмышны алай булмый.
Төеннәре барыбер кала
Өзелгән җепне ялгап.
Яшәгәндә яши белик
Бер-беребезне саклап.
Ялгышларны төзәтәсең,
Хатаны булмый аклап.
Башкаларны алдасаң да,
Үзеңне булмый алдап.
Үткән көннәр кабатланмый,
Үкенүдән ни файда?
Көчебездән килмәгәнне
Эзләмик күктән-айдан.
Вакыты туктап тормый.
Сәгатьләрне дөреслисең,
Язмышны алай булмый.
Төеннәре барыбер кала
Өзелгән җепне ялгап.
Яшәгәндә яши белик
Бер-беребезне саклап.
Ялгышларны төзәтәсең,
Хатаны булмый аклап.
Башкаларны алдасаң да,
Үзеңне булмый алдап.
Үткән көннәр кабатланмый,
Үкенүдән ни файда?
Көчебездән килмәгәнне
Эзләмик күктән-айдан.
Комментарии